Җөплелек (физика)
Җөплелек- кайбер дискрет үзгәртүләрдә физик зурлыкның үз тамгасын саклау үзлеге (яки кире тамгасына үзгәртү үзлеге). Аның микъдары +1 һәм -1 була ала:
- A′ = P·A,
биредә
- A, A′ — инверсиягә кадәр һәм инверсиядән соң физик зурлык;
- P — A зурлыкның җөплелеге.
Җөплелек квант физикасында әһәмиятле роль уйный, дулкынча функциянең төп сыйфатламаларының берсе була. Дулкынча функция тасвирлый торган кисәкчә (атом, төш) тиешле җөплелеккә ия.
Җөп зурлыклар уңай җөплелеккә ия, җөпсез зурлыклар - тискәре җөплелеккә ия.
Җөплелек - мультипликатив зурлык: хәрәкәтсез өлешләрдән торган системаның җөплелеге - өлешләренең җөплелеге тапкырчыгышына тигез.
Төрләр
үзгәртүФизикада кулланыла торган җөплелек төрләре:
- Фәзаның җөплелеге P — фәзаның инверсиясенә туры килә:
P-җөплелек көчле һәм электромагнит тәэсир итешүләрендә саклана, зәгыйфь тәэсир итешүдә сакланмый.
- Вакытның җөплелеге T — вакытның инверсиясенә туры килә (вакытның агымы юнәлеше кире юнәлешкә үзгәрә):
- Коргының җөплелеге C — коргының инверсиясенә туры килә (барлык кисәкчәләр атикисәкчәләргә алмашына). C-җөплелек зәгыйфь тәэсир итешүдә сакланмый.
- Катнаш җөплелек CP — берьюлы коргы һәм фәзаның инверсиясенә туры килә. CP-җөплелек көчле һәм электромагнит тәэсир итешүләрендә саклана, зәгыйфь тәэсир итешүнең кайбер процессларында сакланмый. Шуның өчен Галәмебезнең башында матдә антиматдәне җиңгән (аннигиляциядән соң калган өлеш - Галәмебез булып тора)
- G-җөплелек — нейтраль кисәкчәләрнең махсус параметры
- R-җөплелек (суперҗөплелек) R — суперсимметрия инверсиясенә туры килә (фермионнар бозоннарга алмашына һәм киресенчә).
- Эчке җөплелек — фәзаның иверсиясендә дукынча функцияснең тамгасы үзгәрә-үзгәрмәве күрсәткече.
Сылтамалар
үзгәртү- Никитин Ю. П., Розенталь И. Л. Ядерная физика высоких энергий. — М.: Атомиздат, 1980. — 232 с.
- Боголюбов Н.Н., Логунов А.А., Оксак А.И., Тодоров И.Т. Общие принципы квантовой теории поля. — Москва: Наука, 1987.
🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедияләр исемлегеlr37fКалмык ВикипедиясеМахсус:ЭзләүҖәүдәт ХантимеровВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Сергей Антипов (1949)ВикипедияИкенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:ЯрдәмИхтыярый эшчәнлекВикипедия:5 кагыйдәowb1hEva Elfiek6z0yТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләрf2fjmВикипедия:TurındaВикипедия:Җәмгыять үзәгеГавайлар (штат)Махсус:Соңгы үзгәртүләрКулланучы:AlefZet/MessagesEn.phpВикипедия:Намуслы куллану шартларыВикипедия:КонтактларnethfВикипедия:ЭчтәлекkrfbxEmmanuel MakronТөркем:Википедия тарихыИнтерлингва ВикипедиясеВикипедия:Saylanğan portallar häm isemleklär/Arxiv2 июльБөтендөнья татар конгрессыВикипедия:Хәзерге вакыйгаларИван Золо