Анадолу келәмнәре

Анадолу келәмнәре, шулай да төрек келәмнәре — борынгы тарихы һәм традицияләре белән дөньякүләм танылган традицияләрнең берсе, Төркиянең мәдәни мирасында мөһим урын биләп тора.[1]

Солтан Әхмәт мәчете келәмнәре, Истанбул, 2006 ел

Тарих

үзгәртү

Анадолуда келәм тегү тарихы илнең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Иң борынгы келәмнәрнең чыгышы белән бәйле Анатолия җирлегендә борынгы заманнарда хеттлар, фригийлар, ассириялеләр, борынгы фарсылар, әрмәннәр, борынгы греклар һәм Византия империясе кебек мәдәниятләр урнашкан булган. Беренче келәмнәрнең барлыкка килүебезнең эрага кадәр VII гасырда Константинополь шәһәренә нигез салу елларына туры килүе фараз.

Төрек келәмнәре буларак бу традиция XIII гасырда чәчәк ата башлый. Танылган сәяхәтче Марко Поло сүзләренчә, иң яхшы келәмнәр үзәге буларак Госман империясенең Конья шәһәре саналган.[2] XIV гасырда Смирна портыннан чыгарылган өчен "Смирна келәмнәре" дип тә аталган.[3]

Тасвирлама

үзгәртү

Анадолу келәм дизайны Урта Азия, роман-эллинистик, Ислам һ.б. традицияләрне берләштерә. Бу үзенчәлекләр, бер яктан, төрки халыкларның тарихы, икенче яктан алар белән тыгыз бәйләнештә яшәгән халыклар мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. Иң мөһим мәдәни йогынтылар Кытай мәдәнияте һәм Исламнан килгән. Бергама һәм Конья келәмнәре Анадолу традициясенең төп дәвамчылары буларак санала.[4]

Анадолуның җирле шәһәрләр һәм базарлар тирәсендә тупланган келәмнәр җитештерүен төрле үзенчәлекләренә карап төп өч өлкәгә бүлеп була. Бу өлкәләрнең исемнәре күпчелек очракта өлкә атамаларыннан гыйбарәт. Бүген көнбатыш, үзәк һәм көнчыгыш Анадолу келәм туку традицияләре мәгълүм.[5]

Анадолуның өч келәм туку традициясе

үзгәртү
Көнбатыш АнадолуҮзәк АнадолуКөнчыгыш Анадолу
Җеп материалысарык йоны, ак төссарык йоны, күбрәк - ак, шулай да

коңгырт төсләр

сарык яки кәҗә йоны, ак һәм коңгырт төсләр
Җепйон, ак төс, кайчакта кызыл яки коңгырт төсләргә кертелгәнйон, коңгырт, ак төс, кайчакта кызыл яки сары төскә кертелгәнйон, күбрәк - коңгырт төстә, шулай да зәңгәр төскә кертелгән
Җепләр саны2-4 яки күбрәк2-4 яки күбрәк2-4 яки күбрәк
Төйнәлү тыгызлыгыюккайбер вакыттаюк
Келәмнең эчке ягыҗепләр кабатлана, күпчелек очракта кызыл, шулай да башка төсләрҗепләр кабатлана, күпчелек очракта кызыл, сары, шулай да башка төсләрҗепләр кабатлана, төрле төстә, күбрәк "яшен" сыман алым
Келәмнең читекилим, кызыл, or төрле төсле сызыккилим, кызыл, сары, төрле төслекилим, коңгырт, кызыл, зәңгәр, буйлы-буйлы
Төсмерләркошинель кызыл, зәңгәр, ак төсләркошинель кызыл төссез, сарыкошинель кызыл төс

Галерея

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Большая иллюстрированная энциклопедия древностей/ пер. с чеш. Б.Б.Михайлов. — 3-е изд.  — Прага: Артия, 1983.  — 496 с.
  • Запаско Я.  П.  Ковроткачество // Очерки по истории украинского декоративно прикладного искусст ва. — Львов, 1969.  — С.66-73

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Anatolian Carpets and Kilims. www.turkishculture.org. 2018-05-22 тикшерелгән.
  2. Turkish carpets/Anatolian carpets - Carpet Encyclopedia | Carpet Encyclopedia. www.carpetencyclopedia.com. 2018-05-22 тикшерелгән.
  3. Евгений Федорович Лудшувейт. Турция: экономико-географический очерк. — Гос. изд-во геогр. лит-ры, 1955. — 410 б.
  4. Eilland, Murray L. (1981). Oriental Rugs - A New Comprehensive Guide (3rd ed.). Boston: Little, Brown and Co.. p. 139. ISBN 0-8212-1127-7. 
  5. O'Bannon, George (1995). Oriental rugs : the collector's guide to selecting, identifying, and enjoying new and vintage oriental rugs (1st ed.). Pennsylvania, Pa.: Courage Press. ISBN 9781561385287. 

Шулай да карагыз

үзгәртү