Гиадалар тупланышы
Гиадалар (C41, грек. Υάδες — «яңгырлы») — Сәвер йолдызлыгында гади күз белән күренүчән йолдызлар сибелгән тупланышы. Тупланышның иң якты йолдызлары Сәвернең иң якты йолдызы — кызгылт-сары Әлдәбәран белән «V» хәрефкә охшашлы фигураны тәшкил итәләр. Әлдәбәран үзе тупланышка керми.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/80/Hyades.jpg/300px-Hyades.jpg)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0d/Taurus_constellation_map_ru_lite.png/300px-Taurus_constellation_map_ru_lite.png)
Гиадалар Җирдән 150 яктылык елы ераклыкта урнашалар һәм иң якын сибелгән тупланыш булып торалар. Тупланышның диаметры 75 яктылык ел тәшкил итә, ә тупланышның йолдызлары үзәк төркеме 10 яктылык елы диаметрлы сфераны тутыралар. Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы буенча тупланышның яше 625±50 млн. ел тәшкил итә. Гиадалар һәм Утлык тупланышлары бер тузан болытыннан килеп чыктылардыр.
Тупланышка Гиадалар исеме борынгы греклар мифлардагы нимфалар Гиадалар — Атлантның биш кызлары һәм Плеядаларның үги апа-сеңгелләре хөрмәтенә куштылар.