Люба Велич

Люба Велич (чын фамилиясе болг. Величкова) — Австрия һәм Болгария опера җырчысы (сопрано).

Сурәт
Җенесхатын-кыз[1]
Ватандашлык Болгария
Туу датасы10 июль 1913(1913-07-10)[1][2][3][…]
Туу урыныСлавяново (Тырговиште өлкәсе), Попово[d], Тырговиштская область[d], Болгария
Үлем датасы1 сентябрь 1996(1996-09-01)[1][3][4][…] (83 яшь) яки 2 сентябрь 1996(1996-09-02)[5] (83 яшь)
Үлем урыныВена, Австрия[6]
Җирләнгән урыныВенаның үзәк зираты[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төреопера җырчысы, актёр
Эшчәнлек өлкәсеҗырлау[d][7] һәм опера[7]
Җырчы тавышысопрано[d]
Музыкаль инструменттавыш[d]
Архивлары сакланаЦентральный государственный архив Болгарии[d]
Тавыш яздыру лейблыColumbia Records[d], Philips Records[d] һәм Decca Records[d]
Досье вШвейцарский архив исполнительских искусств[d][8]
 Люба Велич Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Люба Велич 1913 елның 10 июлендә болгар провинциясендә, илнең иң зур порты Варнадан ерак түгел зур булмаган Славяново авылында туган. Музыка белемен булачак җырчы бала чагында ук скрипкада уйнарга өйрәнеп башлый. Кызына җитди һөнәр бирергә теләгән ата-анасының таләбе буенча, София университетында фәлсәфә өйрәнә, параллель рәвештә башкаланың Александр Невский кафедраль соборында хорда җырлый. Соңыннан Люба Величкова үзенең вокаль осталыгын Вена музыка академиясында камилләштерә.

Софияда һәм Венада укыганнан соң Люба Велич 1936 елда беренче тапкыр Софиядә чыгыш ясый. 1937-1940 елларда Грац, Мюнхен һәм Гамбург калалары операсы солисты. 1946 елдан 1959 елга кадәр Вена дәүләт операсының төп солисты. 1949 елда Нью-Йоркта Метрополитен-операда чыгыш ясый, Зальцбург фестивалләрендә катнаша.

Рихард Штраусның «Саломея» операсында төп партия аның карьерасында күренекле роль була. 1944 елда Велич бу партияны композиторның 80-еллыгына аның җитәкчелеге астында башкара. Башка билгеле рольләре «Евгений Онегинда» Татьяна, «Дон Жуанда» Донна Анна, «Богема» операсында Мюзетта була.

Җырчының тавышы белән проблемалар барлыкка килгәннән соң, ул карьерасын оперетталар һәм фильм төшерүдә катнашып башлый. Люба Величның фильмографиясе барлыгы 26 кинотасманы үз эченә ала.

Люба Велич 1996 елда Венада вафат була, шәһәрнең Үзәк зиратында җирләнә.

Хәтер

үзгәртү
  • 2008 елда Вена урамнарының берсен аның исеме белән атыйлар.

Әдәбият

үзгәртү
  • Музыкальный энциклопедический словарь/Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 99 — ISBN 5-85270-033-9
  • Norbert Ernst Benke: Ljuba Welitsch. Edition Wien, 1994

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Discogs — 2000.
  3. 3,0 3,1 filmportal.de — 2005.
  4. Брокгауз энциклопедиясе
  5. Library of Congress AuthoritiesLibrary of Congress.
  6. Deutsche Nationalbibliothek Record #119242036 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. 7,0 7,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  8. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств