[3]

Порт-Луи
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы1735
Сурәт
Рәсми исемPort-Louis һәм Port Louis
... хөрмәтенә аталганЛюдовик XV[d]
ДемонимPortlouisien[1], Port-louisien[1], Portlouisienne[1] һәм Port-louisienne[1]
Дәүләт Маврикий[2][3]
Нәрсәнең башкаласыМаврикий һәм Иль-де-Франс (Маврикий)[d]
Административ-территориаль берәмлекПорт-Луи[d][3]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуыҺинд океаны
Табигый-георафик объект эчендә урнашканМаврикий[d]
ГеомәгълүматларData:Mauritius/Port Louis city.map
Халык саны149 194 (2012)[4]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек134 метр
Кардәш шәһәрKaraçi, Җайпур һәм Сен-Мало
Мәйдан46 700 000 квадрат метр
Харита сурәте
Карта
 Порт-Луи Викиҗыентыкта
Кичке Порт-Луи.

Порт-Луи́ (Француз телендә: Port-Louis; Пор-Луи дип атала [pɔʁlwi]) — Маврикийның иң эре шәһәре, төп порты һәм башкаласы. Һинд Океаны буенда урнашкан.

Халык саны 156 720 кеше. (2010 ел бәяләмәсе буенча)[5].

Тарихы

үзгәртү

1635 елдан бирле шәһәр порт буларак мәгълүм булган. В 1735 елда французлар аны Маврикийның административ үзәге иткәннәр һәм ул Яхшы Өмет борынына баручы француз кораблары өчен әһәмиятле тәэмин итү портына әверелгән. Шәһәр "Порт-Луи" исемен Франция патшасы Людовик XV хөрмәтенә алган. Шәһәрнең беренче губернаторы булып француз дингезчесе Бертран Франсуа Маэ де Лабурдонне булган.

Климаты

үзгәртү

Бөтен Маврикий кебек үк, Порт-Луи тропик климатына ия. Яңгырлар фасылы - декабрьдән апрельгә кадәр. Шәһәрдә ел буена зур температуралар аермасы була, июньнән октябрьгә кадәр 19-20 °C диапазонында тирбәлүче урта дәрәҗәләрдән, яңгырлырлы чорда термометр баганасы 30 °C-дан югарырак күтәрелә.

Порт-Луи климаты
КүрсәткечГыйФевМарАпрМайИюнИюлАвгСенОктНояДекЕл
Абсолют максимум, °C35333231292827272831333535
Уртача максимум, °C31,431,530,729,327,626,726,827,728,830,231,129,4
Уртача минимум, °C24,124,023,823,021,519,919,319,119,420,421,823,2
Абсолют минимум, °C17,0181714131111101113141710
Явым-төшем нормасы, мм13116083874824181917152485
Чыганак: World Weather


Флора

үзгәртү

Унтугызынчы гасыр башында Сент-Винсенттан Жан-Батист Бори Порт-Луи урамында күп үсемлекләр булуын билгеләп үткән, шулар арасында Achyranthes aspera, Amaranthus blitum, Amaranthus spinosus,Andropogon contortum, Boerhavia diffusa, Boerhavia erecta, Cassia foetida, Cleome pentaphylla, Cynosurus indicus. Шуңа өстәп утрауда Мексика аргемоны натурализацияләнгән булган, ә йортның төп урамнарына кара агач утыртылган булган.
Натуралист шулай ук Порт-Луида Cassia fistula булуы турында язган, аны урамнарда һәм өй яннарында утыртканнар.

Cassia fistula

Халкы

үзгәртү

Шәһәр халкы күбесенчә Һиндстаннан XIX гасырда килгән эшчеләр токымыннан тора. Моннан элек утрауда Британиялеләр һәм Французлар тарафыннан XVIII гасырда кертелгән коллар яшәгән. Утрау халкының 75 процентыннан артыгы катнаш килеп чыгышлы һиндлеләр тәшкил итә: Һиндлеләр, Кытайлар, Африканнар һәм Аурупалылар.

Мәшһүр шунда туган һәм яшәүчеләре

Шәһәрдә университет һәм берничә музей бар. Шулай ук Вишну Кчетре Мандир, Шри Җаган Натх Кчетра Мандир, Уманатх Мандир, Хануман Мандир һәм Шив Сагар Мандир бар.

Кардәш шәһәрләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. archINFORM — 1994.
  3. 3,0 3,1 3,2 GEOnet Names Server — 2018.
  4. Annual Digest of Statistics 2015Government of Mauritius.
  5. Mauritius: largest cities and towns and statistics of their population World Gazetteer(ингл.)(алм.)(фр.)(исп.)