Шамил Бикчурин премиясе

Шамил Бикчурин премиясе (Шамил Бикчурин исемендәге премия) — Татарстанның Лениногорск районы хакимияте тарафыннан гамәлгә куелган премия. Язучы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин (1928-1991) исемен йөртә.

Шамил Бикчурин

Максаты

үзгәртү

Татарстанның Лениногорск районы һәм Лениногорски шәһәре, шулай ук якын-тирә төбәкләрдә яшәүче татар, рус һ.б. халыкларның әдәбиятын, мәдәниятен, публицистикасын, сынлы сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү, иҗаты халыкны рухи баетуга, әхлаклылыкны күтәрүгә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән талантлы зыялылыларга ярдәм итү.

Статут

үзгәртү
  • Иҗади конкурс ике елга бер оештырыла.
  • Конкурс 5 номинациядә уздырыла:
    • проза
    • шигърият
    • публицистика
    • мәдәният
    • сәнгать
  • Конкурста әсәрләре аерым китап булып нәшер ителгән, җирле һәм республика газета һәм журналларында басылып чыккан, җирле һәм республика телевидениесе һәм радиосыннан яңгыраган (эфирга чыккан) авторлар һәм коллективлар, шулай ук башка мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнаша ала.
  • Конкурста җиңүчеләрне конкурс комиссиясе язучының туган көнендә билгели.
  • Җиңүчеләргә (һәр номинациядә) диплом һәм акчалата бүләк бирелә.

Ш. Бикчурин премиясе лауреатлары

үзгәртү
ЕлБүләкләнүчеҺөнәре, вазыйфасыБүләкләүнең сәбәбе
1992Әсрар Галиязучы«Көн яктысы» романы (1992) өчен
Җәмит Рәхимовязучы«Батырша» романы; республика һәм җирле газета-журналларындагы публицистик мәкаләләре өчен
Наталья Рочайте«Заветы Ильича» газетасында басылган шигырьләр шәлкеме өчен
1993Мирзаян Әхмәтҗановпенсионер«Заман сулышы», «Заветы Ильича» газеталарында чыккан публицистик мәкаләләре өчен
Геннадий Садовниковтынлы оркестр җитәкчесемәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен
Рәшит Шиһаповшагыйрь, «Заман сулышы» газетасының бүлек мөдире«Җырларымнан мине эзләгез» шигырьләр җыентыгы өчен
1994Камил Мөхәммәтҗановбаянчы (Шөгер мәдәният йорты)мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен
Зигфрид Терегулов«Заветы Ильича» газетасы мөхәррире урынбасары«Заветы Ильича» газетасында чыккан «Общность исторических судеб» очерклар шәлкеме өчен
Таһир Шәмсуаровшагыйрь«Заман сулышы» газетасында һәм республика матбугатында чыккан шигырьләре өчен
1995авторлар коллективы«Здравствуй, мой добрый город» (1995) китабы өчен
авторлар коллективы«Запах пороха и нефти» (1995) китабы өчен
Яскар Зиннәтуллинрәссамсынлы сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен
1996Әгъләс Шәйхетдиновшагыйрь«Тыкрык» (Лениногорски, 1996) шигъри җыентыгы өчен
театр коллективыМәдәният йорты каршындагы татар халык театры
1997Миңнур ХаннановаЛениногорск педкөллияте татар теле укытучысы«Гомер шавы» (Лениногорски, 1997) шигъри җыентыгы өчен
Николай Егоров«Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе«Заветы Ильича» газетасында басылган «Принц Гамлет из Новой Письмянки» повесте өчен
1998Альберт Хәсәновязучы«Узел верности» романы (ТКН) өчен
Рәмзия Габделхаковашагыйрә«Чишмә җыры» әлманахында (Лениногорски) басылган шигырьләр шәлкеме өчен
Изаил Зариповязучы, журналистнефтьчеләргә багышланган «О тех, с кем прожита жизнь» (ТКН) очерклар китабы өчен
Гөлфия Галиевакитапханәче (Урмышлы)милли китапны, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен пропагандалаган һәм эшендәге уңышлары өчен
Олег Кульпинрәссам«Ромашкино» нефть яткылыгының 50 еллыгын үткәрүдәге активлыгы һәм иҗади уңышлары өчен
1999Александр Моргин«На ветру» шигырләр җыентыгы (1999) өчен
Аркадий Троепольскийжурналист«В дипломах не значится» очерклар китабы (1999) өчен
Миңнәхмәт Фәйрушинҗырчы
Александр Володинҗырчы, композитор
2000Рәхимә Абдулганиева«Ачы кайтаваз» шигырләр җыентыгы (Лениногорски,2000)) өчен
Фәния Латыйповамилли музыканы пропагандалаган һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен
Фәнис Сәйфуллинархитекторшәһәрне бизәүдә актив катнашканы өчен
2001Владимир Паркаевязучы«Родом из бараков» (К.: «Рухият», 2001) китабы өчен
Кәниф Хәкимов
Елена Хәкимова
«Здоровье в руках самого человека» (2001) китабы өчен
Людмила ИвановаукытучыТРда яшәүче халыкларның сувенир милли киемнәрен уйлап чыгарган һәм балаларны милли кием тегәргә өйрәткән өчен
Николай Кудашевбалалар музыка мәктәбе директорыконцерт эшчәнлеге өчен
2002Рамазан БайтимеровшагыйрьТР гимнына әверелгән җырның сүзләрен язган өчен һәм 80 яше тулу уңае белән
Рафат Каюмов«Заман сулышы» газетасы мөхәрриредәвамлы тарихи-публицистик эшчәнлеге, данлыклы якташлар, тарихи шәхесләр турында шигырьләре өчен
Җәүдәт Дәрзамановшагыйрь, язучы, журналистшәһәр һәм район мәдәнияте һәм әдәбияты турында тапшырулар һәм Ш. Бикчурин иҗатын пропагандалавы өчен
Мөдәррис Минһаҗеврәссам2002 елда сынлы сәнгать өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен
Зөлфия Витакова«Пируэт» хатын-кызлар бию ансамбле җитәкчесеиҗади уңышлары өчен
2003Әгъдәм Галләмов«Онытылмас еллар» (Лениногорски, 2003) китабы өчен
Тамара Самойловарәссам2003 елдагы иҗади уңышлары, югары осталык һәм бай иҗат потенциалы өчен
2004премия бирелмәгән
2005Равилә Вәлиевапенсионерватандарлык рухында язылган «Без сугыш еллары балалары» (2005), «Сөмбелә» әсәрләре өчен
Миләүшә Һидиятовамилли мәдәни үзәк методистыЛениногорски төбәген данлаучы авторлык җырлары, татар халык иҗатын пропагандалавы, Лениногорск шәһәре юбилеен билгеләгәндә иҗади активлыгы өчен
«Заветы Ильича» газетасы коллективыЛениногорск шәһәрен беренче төзүчеләр турында тарихи очерклар шәлкеме баскан, актив пропаганда алып барган, үсеп килүче буында шәһәргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләгән өчен
Нина Афанасьеварайон мәдәният йорты методик кабинеты мөдиреЛениногорск шәһәре юбилеен уздырганда иҗади уңышлары өчен (сценарийлар авторы, гаммәви чаралар режисеры, «Город золотого юбилея» китабы авторы)
Мансур ЗакировТР рәссамнар берлеге әгъзасыЛениногорскиның 50 еллыгына багышланган «Город, рождённый нефтью» сәнгать күргәзмәсендә актив катнашканы, туган төбәкнең матурлыгын данлаучы әсәрләре өчен
2006премия бирелмәгән
2007премия бирелмәгән
2008Энҗе Сәярова, Дарсил Садретдинов;
Галина һәм Владимир Чихановлар
иҗади гаиләләр«сынлы сәнгать» номинациясендә бүләкләнәләр
Харис Гомәровпенсионер«Заман сулышы»нда басылган публицистик мәкаләләре өчен
укытучылар ансамбле (Н. Кудашев, А. Ямушев җитәкчелегендә)балалар музыка мәктәбе«мәдәният» номинациясендә бүләкләнәләр
Галия Хәлимовататар теле укытучысы (4нче мәктәп)Ш. Бикчурин иҗатын өйрәнүгә керткән хезмәте өчен
2009- 2010иҗади төркем«Лениногорские вести» газетасыБөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мәкаләләр шәлкеме өчен
сынлы сәнгать укытучыларыЛениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятешәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан һәм югары һөнәри нәтиҗәләр өчен
Илсөяр Федюкевичбалалар һәм яшьләр арасында эстрада сәнгатен популярлаштыруда озак еллар нәтиҗәле эшәгән өчен
Валерий Мартыновшагыйрь«Билярские напевы» (2010), «Казань» шигырьләр җыентыклары өчен
Зөмәрә Шәрәпова«Айсылу» театр-студиясе җитәкчесе (11нче гимназия)милли балалар театрын үстергән һәм яшьләрне тәрбияләгән өчен
2011премия бирелмәгән
2012премия бирелмәгән
2013премия бирелмәгән
2014«Ярмарка» нәшрият йорты«Публицистика» номинациясендә бүләкләнә
Үзәкләштерелгән китапханәләр ситсемасы«Мәдәният» номинациясендә бүләкләнә
Н. Н. Степанов«Проза» номинациясендә бүләкләнә («Не только одна жизнь» китабы өчен)
Н. В. Карасев«Сынлы сәнгать» номинациясендә бүләкләнә (декоратив-гамәли сәнгатьне үстергән өчен)
Р. Х. Гаррапова«Мәгариф» номинациясендә бүләкләнә
2017Лениногорск туган якны өйрәнү музее«Мәгърифәт» номинациясендә бүләкләнә
Рәмзия Галимова«Мәгърифәт» номинациясендә бүләкләнә (үсеп килүче буынны эстетик, вокал тәрбияләве өчен)
Ринат Хәбибов«Мәдәният» номинациясендә бүләкләнә
Каюм Шәрәфовавтор-башкаручы
Владимир Степановһәйкәлләр төзүгә керткән хезмәте өчен
Мәһәрша Вәлиуллова[1][2]шагыйрә«Шигърият» номинациясендә бүләкләнә

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү