Җыерчык (геология)
Җыерчык — тектоникада тау токымнары катламнарындагы бөгелеш (кәкрәю). Җыерчыклар, гадәттә, катламнарның тоташ ятылышын үзгәртмичә барган тектоник деформация нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Төрләре
үзгәртүҖыерчыклар формасы, пространстводагы урыны, ясалышы (хасил булуы) белән аерыла.
- Беренче рәт җыерчыклар. Алар — иң эре җыерчыклар. Озынлыклары йөзәр, киңлекләре уннарча километрга сузылган структуралар.
- Антиклиналь җыерчык (грек. anti - каршы, грек. klin - авышу). Тау токымнарының җыерчыкланып, өскә таба бөгелеп күтәрелгән өлеше. Кабарынкы җыерчыкның үзәге борынгырак тау токымнарыннан хасил була.
- Синклиналь җыерчык (грек. synklino – авышам). Катламнар бөгелеп, кабарынкы ягы аска караган җыерчык. Үзәге яшьрәк утырмалардан ясала.
- Икенче рәт җыерчыклар. Алар рәтенә эрерәк структураларны катлауландыручы җыерчыкларны кертеп исәплиләр.
Аерым элементлары
үзгәртүҖыерчыкларларның аерым элементларының үз атамалары бар:
үзәк (төш) — җыерчыкның эчке өлеше.
йозак — җыерчыкның югары яки түбән өлешенең иң бөгелгән (кәкрәйгән) урыны.
канатлар — җыерчыкның ян-ягы, анда бөгелеш (кәкрелек) сыйфатын үзгәртә.
шарнир — йозак үзәге янында җыерчык бөгелә торган сызык (линия). Күчәр өслеге күрше катламнарның шарнирлары белән барлыкка килә. Күчәр өслегенең горизонталь яссылык (гадәттә, Җир өслеге) белән кисешүе күчәр барлыкка китерә.
Сылтамалар
үзгәртү- А. Б. Кирмасов. Складчатые дислокации. 2021 елның 15 ноябрь көнендә архивланган. Большая российская энциклопедия.
- David D. Pollard; Raymond C. Fletcher. Fundamentals of Structural Geology. Cambridge University Press, 2005 ISBN 0-521-83927-0.
Искәрмәләр
үзгәртү🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieМахсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуСергей СкрябинВикипедияЗөһрә ШәрифуллинаВикипедия:ЯрдәмТатарстанВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекРөстәм МиңнехановВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭльза ГазизоваБилирубинИван ЗолоИрек Мәгасумовsb7bpРоссияВикипедия:Хәзерге вакыйгаларТатар ВикипедиясеЗаһир БигиевПортал:Хәзерге вакыйгаларЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Габдулла ТукайВикипедия:Контактлар26 июньБеларусия сазлыкларыСовет Социалистик Республикалар БерлегеАвстралияТатар телеXizbullahАсаф ВәлиевВикипедия бәхәсе:Җәмгыять үзәге