Әхмәдзәки мәчете

Әхмәдзәки мәчете, «Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы» — Казанның Киров районы Залесный һәм Салават күпере бистәләрендә төзелгән мәчет. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә 16нчы мәчет.

Мәчет
Әхмәдзәки мәчете
ИлРоссия
шәһәрТатарстан, Казан, Залесный бистәсе, Осиновский тыкрыгы, 16а
ДинИслам
МәхәлләКиров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карыйхәнәфи
Бина төремәчет
Нигезләнгән2018
Төзелеш еллары20182022 еллар
Төп даталар:
2018 (төзелеш башлану)
2022 (ачылу)
Халәтегамәлдә

Залесная һәм Осиновская урамнары киселешендә урнашкан. Мәчеткә 1970—1990 елларда Казанның «Мәрҗани» мәчетенең имамы булган Әхмәтзәки Сафиуллин исеме бирелгән. Мәчет 2020 елда төзелеп бетер дип уйланылган. 2022 елның 2 маенда Ураза гаете көнендә ачылган.

Мәчет комплексына мәдрәсә, имам йорты, дини хезмәтләр күрсәтү бинасы, ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йорты, хуҗалык бинасы кергән[1]. 73 машинага исәпләнгән парковкасы бар.

Архитекторлары ― Лира Айрат кызы Гәрәева (Гаилә мәчетен проектлаучы) һәм Айвар Гомәр улы Саттаров.[2].

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү